Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин мәшгульлек үзәкләренең дистанцион эш режимын 2021 елның 31 июленә кадәр озайта торган карарга кул куйды. Карарларны төбәк җитәкчеләре эпидемиология хәленнән һәм төбәк хезмәт базарларының үзенчәлегеннән чыгып кабул итәчәк. Дистанцион эш форматы эшсезләрне «Россиядә эш» порталы ярдәмендә электрон теркәүне, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша эшсезлек буенча пособиеләрне рәсмиләштерүне күздә тота. Ягъни гражданнарга хезмәт кенәгәсенең күчермәләрен, эштән азат итү турында боерык, алдагы эш бирүчедән уртача айлык хезмәт хакы турында белешмә бирергә кирәкми. Мәшгульлек үзәкләре кирәкле барлык мәгълүматны дәүләт мәгълүмат системаларыннан ала. Шулай ук онлайн режимда гражданнар эшсез сыйфатында яңадан теркәлү уза һәм яңа эшкә юллама ала алалар. Мондый вакытлы кагыйдәләр коронавирус аркасында 2020 елның апрель башында кертелгән иде. Эшсезлек буенча максималь пособие хәзер 12 130 сум тәшкил итә, минималь пособие – 1 500 сум. Гражданнар пособиене мәшгульлек үзәгендә теркәлү вакытыннан, ягъни аларны эшсез дип тануның беренче көненнән үк ала башлый. Шул ук вакытта беренче өч айда соңгы эш урыны буенча уртача хезмәт хакының 75 %ы түләнә, әмма 12 130 сумнан да артык түгел, ә алдагы өч айда – хезмәт хакының 60 %ы, ләкин 5 000 сумнан да артмаган күләмдә. Кул куелган документ белән Хөкүмәтнең 2020 елның 8 апрелендәге 460 номерлы карарына үзгәрешләр кертелә.