С 1 июля 2021 года вступил в силу Федеральный закон от 28.06.2021 № 219-ФЗ «О внесении изменений в Закон Российской Федерации «О занятости населения в Российской Федерации» и статью 21 Федерального закона «О социальной защите инвалидов в Российской Федерации". В частности, предусматривается возможность взаимодействия граждан, работодателей и органов службы занятости в электронной форме. В этих целях информационно-аналитическая система «Общероссийская база вакансий «Работа в России» преобразована в единую цифровую платформу, посредством которой будут предоставляться государственные услуги в области содействия занятости населения и иные государственные услуги. При этом обращение граждан и работодателей в органы службы занятости будет осуществляться с использованием указанной платформы. Закон обязывает работодателей со штатом более 25 человек, – с 01.01.2022 года размещать информацию обо всех рабочих местах на цифровой платформе (https://trudvsem.ru). Это позволит значительно расширить банк вакансий. В настоящее время размещение информации о вакантных местах возможно через личный кабинет работодателя на портале «Работа в России» в разделе «Работодателю», на адрес электронной почты ГКУ ЦЗН Спасского района в сканированном виде или личное обращение в центр занятости.Призываем всех работодателей к соблюдению норм законодательства о занятости и осуществить регистрацию на портале «Работа в России». Возникшие вопросы можно направить по адресу электронной почты czn.bolgar@tatar.ru и по телефону 30064.
2021 елның 1 июленнән «Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» һәм «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль законның 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында 28.06.2021 ел, № 219-ФЗ Федераль закон үз көченә керде. Аерым алганда, гражданнарның, эш бирүчеләрнең һәм мәшгульлек хезмәте органнарының электрон формада хезмәттәшлеге мөмкинлеге карала. Әлеге максатларда «Гомумроссия вакансияләр базасы «Россиядә эш» мәгълүмати-аналитик системасы бердәм цифрлы платформа итеп үзгәртелде, аның ярдәмендә халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре һәм башка дәүләт хезмәтләре күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта гражданнар һәм эш бирүчеләрнең мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгате күрсәтелгән платформа ярдәмендә гамәлгә ашырылачак. Закон штатта 25 кешедән артык эш бирүчеләргә 2022 елның 1 гыйнварыннан барлык эш урыннары турында мәгълүматны цифрлы платформада (https://trudvsem.ru) урнаштыруны таләп итә. Бу вакансияләр банкын шактый киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта вакантлы урыннар турында мәгълүматны эш бирүченең Шәхси кабинеты аша «Россиядә эш» порталында «Эш бирүчегә» бүлегендә урнаштырырга мөмкин. Барлык эш бирүчеләрне мәшгульлек турындагы закон нормаларын үтәргә һәм «Россиядә эш» порталында теркәлергә чакырабыз. Килеп чыккан сорауларны czn.bolgar@tatar.ru электрон почта адресы буенча һәм 3-00-64 телефоны буенча җибәрергә мөмкин.